Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннары советы рәисе Марс Алиев катнашты.
MAX илкүләм мессенджеры Татарстан халкына туганнары һәм дуслары белән аралашу өчен заманча, уңайлы һәм бушлай чишелеш тәкъдим итә. MAXның үзенчәлеге - тулысынча бушлай аудио-һәм видеошалтыратулар, алар хәтта интернетка тоташу начаррак булганда да эшли һәм мобиль элемтәдә акчаларны шактый азрак тотарга мөмкинлек бирә.
Казанда Идел-Вятка төбәгенең сөт бизнес-форумы узды, ул “Сбербанк” ГАҖнең «Татарстан Банкы» бүлекчәсе һәм Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге (Союзмолоко) ярдәмендә оештырылды. Чара хакимият, бизнес һәм финанс институтлары арасында әңгәмә алып бару өчен мәйданчык булды. Дискуссия барышында катнашучылар үзләре тармак өчен мөһим булган сораулар бирделәр: яңа фермалар төзергәме яки төземәскәме, чыгымнар арту шартларында табышлылыкны ничек арттырырга һәм амбициоз планнарны тормышка ашыру өчен квалификацияле кадрларны кайдан табарга һәм башкалар.
2025 елның 22-26 октябрендә Казанның Спорт сарае фойесында (Мәскәү ур., 1 йорт) халыкта киң кулланыш товарларының ай саен уза торган күргәзмә-ярминкәсе - «Изобилие» (”Муллык”) Татарстан сәүдә фестивале узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова катнашты.
Бүген Казан дәүләт аграр университетыны “Казан ветеринария медицинасы академиясе” институты базасында «Университет һәм бизнес: 2025-2035 елларда тармакны кадрлар белән тәэмин итүнең инновацион чишелешләрен эшләү» стратегик сессиясе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча «Агроинженерия» белгечлеге буенча агротехнологик класс ачылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнар тарафыннан җитештерелгән бәрәңге һәм ачык грунтта яшелчәләр җитештерүне арттыруны кызыксындыруга субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарын каплау өчен субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итүнең икенче этабын уздыру турында хәбәр итә, гаризалар 2025 елның 14 октябреннән 24 октябренә кадәр “Минем субсидияләр (”Мои субсидии”) системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Субсидияләр бер савым сыерына 6300 сум, ана кәҗәгә һәм кәҗә бәтиенә 1000 сум исәбеннән каралган.
Республикада13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза. Узган шимбәдә Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсен оештыруда «Татмелиорация»ТК ААҖ катнашты.