Татарстанда яңа уңыш арпасына 5,5 меңнән артык тикшерү үткәрелгән

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

2025 елның 15 июленнән 1 октябренә кадәр «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына барлыгы 56,4 мең тоннадан артык 190 азык-төлек һәм азык арпасы пробасы керде. Филиалда әлеге ашлык төрен тикшерүләр саны 70%ка артты һәм ул 5,5 меңгә җитте, узган ел 3,2 мең булган иде.

Лаборатория белгечләре тикшеренүләрне “Арпа. Техник шартлар”, ГОСТ 28672-2019, “Азык арпасы.Техник шартлар”, ГОСТ Р 53900-2010 һәм ТР Таможня берлегенең Техник регламенты, «Ашлык куркынычсызлыгы турында” ТС 015/2011 нигезендә үткәрделәр. Анализга ашлыкның төсен, исен, дымлылыгын, чүп һәм башка ашлык катышмаларының фракцион составын, аксымын, корткычлар белән зарарлануын һәм башкаларны тикшерү кергән иде.

Сынаулар барышында 10 пробада «Лямбда-цигалотрин» пестицидының рөхсәт ителгән нормадан (0,01 мг/кг) 3-12,5 тапкырга артыграк булуы ачыкланган. 5 пробада дымның югары булуы теркәлгән, ә 1 үрнәк «Башка ашлык катнашмалары» күрсәткеченә туры килмәгән.

2025 ел башыннан һәм октябрь башына «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләре тарафыннан 200 мең тоннадан артык арпа тикшерелгән, 303 проба анализланган һәм 9,4 мең тикшеренү үткәрелгән.

Арпа Татарстанда иң мөһим авыл хуҗалыгы культураларының берсе булып кала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 2025 елда арпаның тулаем җыемы 1,1 млн. тоннага җитте, уңдырышлылык - 37,4 ц/га, бу узган елгы уңдырышлылыктан 30%ка күбрәк (28,6 ц/га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International