Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юллама белән чыгыш ясау VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14 нче утырышы кысаларында Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән. “Бу, беренче чиратта, авыл кешеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, моның өчен аларга тирән рәхмәтемне җиткерәм! Быел 4,5 млн тонна ашлык суктырылган. Биредә алдынгылар – Буа, Тәтеш һәм Арча районнары, «Чистай», «Нармонка», «Кырлай», «Игенче» һәм «Вятские Зори» агрофирмалары, - диде ул.
Татарстан Рәисе, агросәнәгать комплексына «Татнефть» һәм «ТАИФ» зур ярдәм күрсәтә, алар 5 ел эчендә ташламалы бәядән 600 мең тоннага якын дизель ягулыгы биргән, дип ассызыклады. Шулай ук әлеге компанияләргә агымдагы елда да ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
“Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча Татарстан - Идел буе федераль округында - беренче урында һәм Россия буенча лидерлар бишлегендә, күп еллар дәвамында сөт җитештерү буенча илдә лидер булып тора, тулаем бәрәңге җыемы буенча - 2 урында, шикәр чөгендере җитештерү буенча 6 урында тора. Бездә мөгезле эре терлекләр иң күп санда исәпләнә", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, республикада яңа биотехнопарк булдыру буенча эш алып барыла. Ул «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында төзеләчәк һәм илдә иң эре махсуслаштырылган генетик тикшеренүләр үзәге булачак. Геномлы селекция ысулларын куллану нәтиҗәсендә 2030 елга сыерларның продуктивлыгын 10 мең килограммга кадәр җиткерү бурычы тора.
Татарстан Республикасы Рәисе, бүген авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә басым ясарга кирәк, дип билгеләп үтте.
«5 ел эчендә без сөт һәм ит эшкәртү комбинатларының эш белән тәэмин ителешен 50%тан 84%ка кадәр арттыра алдык. 2030 елга бурыч – 95%ка чыгу. Эшкәртүне үстерү - авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны үстерү өчен мөмкинлек. Узган ел йомгаклары буенча экспортның 70%тан артыгы чималдан һәм җиңел эшкәртелгән продукциядән тора. Югарырак эшкәртелгән продукция экспортына күчәргә кирәк. Экспорт өчен тагын бер мөһим юнәлеш - хәләл продуктлар. Аларны җитештерүне үстерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Дистәләгән мең гаилә өчен керем чыганагы, авыл һәм авылларның терәге - шәхси хуҗалыклар, диде Рәис. Агымдагы елда аларга республика бюджетыннан ярдәм 700 млн сумга кадәр арттырылды. “Инициативалы кешеләргә аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперациясен алга таба үстерү буенча эшне дәвам итү мөһим. Кооперативларга ярдәмгә ел саен 200 млн сум бирү турында карар кабул ителде”, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
“Республикада ныклы хуҗалык итүчеләрнең тулы бер классы формалашты. Минзәлә районыннан Дәүләтов, Тукай районыннан Миңнеханов, Чистай районыннан Чурин, Ютазы районыннан Вафауллин, Апас районыннан Вилданов, Кукмара районыннан Таҗмиев, Алабуга районыннан Әхмәтҗанов фермер хуҗалыкларын билгеләп үтәсем килә”, - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ярминкәләр уздырулары һәм сыйфатлы натураль продукция белән тәэмин итүләре өчен авыл халкына шәһәр халкы исеменнән аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.