Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышында шулай ук Республика Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге мөдире Рөстәм Гаязов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре катнаштылар.
Комиссия хезмәткәрнең вазыйфаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынуы барлыкка килү турындагы хәбәрнамәсен карады.
Комиссия утырышы йомгаклары буенча түбәндәге карарлар кабул ителде:
1. Дәүләт хезмәткәре тарафыннан вазыйфаи бурычлар үтәлгәндә шәхси кызыксыну мәнфәгатьләр конфликтына китерергә мөмкин дип танырга;
2. Хезмәткәргә мәнфәгатьләр конфликтына юл куймау чараларын күрергә, гаризаларны караганда идарәчел карарлар кабул итүдән тыелып торырга тәкъдим итәргә;
3. Министрлыкның аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенә дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелүнең нигезлелеген даими тикшереп торырга, шулай ук әлеге дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү нәтиҗәләренә ирешүне контрольдә тотарга тәкъдим итәргә. Әлеге эш йомгакларын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында карарга.