Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту һәм сервис хезмәте күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Анда шулай ук министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Арт» ҖЧҖ директоры Рөстәм Фазлыев, «Терра Поволжье» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Мокеев, «Росагролизинг» АҖ вәкиллеге директоры Руслан Кузеев катнаштылар.
Министр билгеләп үткәнчә, хуҗалыклар ел саен техника паркын яңартуга шактый акча кертәләр, агымдагы елда да 7,5 млрд сумлык 1700 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган инде. Әмма соңгы вакытта яңа техника сыйфатына һәм дилерларның сервис хезмәтләре күрсәтүенә карата канәгатьсезлек ешайды.
Марат Җәббаров дилерларга, техникага сервис хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен арттырырга өндәп, мөрәҗәгать итте һәм килеп туган проблемаларны оператив хәл итү һәм авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен дилерларга авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән актив һәм ачык хезмәттәшлек итәргә кирәклеген ассызыклады.
“Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сервис, запас частьләр сатып алу һәм консультатив мәсьәләләр буенча кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген һәрвакыт белергә тиеш”, - дип өстәде министр.
Марат Җәббаров шулай ук техник һәм технологик модернизацияләү буенча дәүләт программасы күрсәткечләрен үтәү буенча актив эш алып барырга өндәде. Техника паркын яңартуга Татарстан Республикасы бюджетыннан кызыксындыру чаралары бирелә, шуларның берсе - үзебездә җитештерелгән һәм Таможня берлегендә сатып алынган техниканы, НДСтан башка, 30% күләмендә субсидияләү механизмы кулланыла.
Азат Җиһаншин, сервис хезмәтенең компетенциясе һәм квалификациясе югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дип ассызыклады. “Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен сыйфатлы техника белән тәэмин итәргә һәм аңа вакытында хезмәт күрсәтергә омтылачакбыз”, - диде ул.