Марат Җәббаров VIII Халыкара балык сәнәгате форумында Дмитрий Патрушевны Татарстан Республикасының балыкчылык тармагы белән таныштырды

2025 елның 24 октябре, җомга

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе VIII Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе (Global Fishery Forum & Seafood Expo Russia 2025) эшендә катнашты.

Халыкара балык сәнәгате форумы - тармактагы төп вакыйгаларның берсе һәм ул Россиянең 83 төбәгеннән һәм дөньяның 76 иленнән 400дән артык компанияне җыйды. Чара балык тоту һәм балык эшкәртү белән шөгыльләнүчеләрдән алып кулланучыларны әзер продукция белән тәэмин итүчеләргә кадәр булган балык хуҗалыгы комплексының барлык тармаклары вәкилләрен берләштерде. Катнашучылар арасында аквакультура, марикультура предприятиеләре, суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау компанияләре бар иде.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев Татарстан Республикасы стендын карады. Биредә тармакның алдынгы предприятиеләре продукциясе — 30 төрдән артык балык дилекатеслары тәкъдим ителгән, алар арасында: салкын һәм кайнар ысланган балык, тәмләткечләр белән тозланган балык продукциясе, какланган балык, какланган уылдык, яңа туңдырылган филе, балык пилмәннәре, котлетлар һәм купатлар, җиңел кабымлыклар һәм консервлар.

Марат Җәббаров, стендны күрсәтеп, Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы фонды түбәндәге акваторияләрдән тора, дип сөйләде: Куйбышев сусаклагычы - 312 мең гектар, Түбән Кама сусаклагычы - 90 мең гектар, Зәй сусаклагычы - 2 мең гектар, 580 гектар - товар балыгы үстерелә торган буалар һәм 225 гектар - яшь балыклар стандарт авырлыкка кадәр үстерелә торган буалар.

Республикада 40ка якын балыкчылык хуҗалыгы эшли, аларда карп, төсле керкә балыгы, ак амур, толстолобик, сазан, шулай ук мәрсин, рус чөгә балыгы, белуга һәм керкә үстерәләр.

Шулай ук VIII Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров «Дөньякүләм дәрәҗәдә балык куллану: үсеш стимуллары, җитештерү мөмкинлекләре» дигән пленар сессиядә катнашты.

Дмитрий Патрушев хәбәр итүенчә, Россия Президенты йөкләмәсе буенча үзебездә балык куллануны арттыру буенча комплекслы эш алып барыла. Балык һәм диңгез продуктларын киштәләргә чыгару буенча чаралар комплексын үз эченә алган «Юл картасы» эшләнгән, ә процессларны җайга салу өчен махсус автоном коммерциячел булмаган оешма төзелгән.

Аның әйтүенчә, балык куллануны арттыруга төрле факторлар йогынты ясый, алар арасында иң төпләре – логистика һәм сатып алалу мөмкинлеге. Дмитрий Патрушев, Россия су биоресурсларының 75%ы Ерак Көнчыгышта чыгарыла, һәм бу балык илебезнең башка өлешләрендәге киштәләргә барып җитсен өчен дәүләт ярдәме инструментлары каралган, дип билгеләп үтте.

Шулай ук бүген Россия Хөкүмәте балык продукциясенә бәяләр билгеләү тагын да ачыграк булсын өчен шартлар тудыра, ә бәяләрне формалаштыру товарны сатуның бөтен чылбыры буенча күзәтелеп торачак.

Кичә Балык сәнәгате форумы мәйданчыгында Россия балыгы брендын комплекслы үстерү программасын тәкъдир иттеләр. Дмитрий Патрушев, бу «илебездә балык һәм балыкчылык продукциясен куллануны арттыру буенча барлык дәрәҗәләрдә алга таба уртак эш алып бару өчен менә дигән башлангыч нокта», дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International