Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Беломорский урамындагы мәйданчыкны күзәтеп чыкты. Сәүдә барышын карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.
Сатып алучылар арасында үлчәүле сөт, сөт продукциясе, ит һәм ит эшләнмәләре, ашлык, бәрәңге һәм борщ җыелмасы яшелчәләре аеруча теләп алынды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Алты ярминкә атнасы йомгаклары буенча 592 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган: 3,500 тонна яшелчә, шул исәптән 2540 тонна бәрәңге; 120,8 тонна үлчәүле сөт; 355,9 тонна шикәр; 826, 5 мең данә тавык йомыркасы; 433, 6 тонна ит (шул исәптән 254,4 тонна сыер ите).
Ярминкәләр үткәрү өчен 6 440 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2025 елның 28 декабренә кадәр дәвам итәчәк.