Татарстанда иң яхшы яшь комбайнчыны сайладылар

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Узган ялларда Сарман районы мәдәният йортында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 17 нче республика конкурсының финалы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев катнашты.

Быел конкурста беренче мәртәбә барлык 43 муниципаль районнан 2025 елгы урып-җыю кампаниясендә иң күп ашлык суктырган яшь комбайнчылар катнашты. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә үткәрелә.

Марат Җәббаров, комбайнчыларның авыр хезмәте, эшкә җаваплы караулары нәтиҗәсендә республика тармакның барлык юнәлешләрендә дә тотрыклы үсешен саклый, диа ассызыклады. “Комбайнчы һөнәре һәрвакыт мактаулы булып саналды һәм саналачак та! Сез дөрес юл сайлагансыз! Республикада авыл хуҗалыгы үсә бара, республика җитәкчелеге, федераль министрлык тарафыннан тармакка зур ярдәм күрсәтелә. Яңа технологияләр, техника, автоматлаштыру һәм цифрлаштыру ярдәмендә без алга барабыз, республиканы һәм тулаем илне азык-төлек белән тәэмин итүгә ирешәбез”, - дип билгеләп узды министр.

Агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләргә һәм эшче һөнәрләрен популярлаштырырга «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты ярдәм итә.

Конкурста абсолют җиңүче булып Сарман районыннан Булат Сафин танылды. Икенче урынны Актаныш районыннан Фердинант Закирьянов алды. Өченче урында - Апас районыннан Илназ Закиров.

«Рекордлы ашлык» номинациясендә Чистай районыннан механизатор Сергей Ибраһимов җиңү яулады. «Иң яхшы теоретик белемнәр» номинациясендә Балтач районыннан Ильяс Сәмигуллин җиңде. Ә «Иң яхшы практик белемнәр» номинациясендә Зәй районыннан Ислам Насыйбуллинга тиңнәр булмады. Уракта иң яшь катнашучы Кайбыч муниципаль районыннан Булат Зиннуров булды. Иң зур стаж Биектау районыннан Денис Лапаевта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International