2025 елның 23-25 ноябрендә Сиан шәһәрендә Россия-Кытай Дуслык, тынычлык һәм үсеш комитеты оештырган VI Россия-Кытай бизнес-форумы узачак. Ул Россия һәм Кытай эшлекле даирәләре хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре буенча тематик мәйданчыкларны берләштерүче бердәм киңлек булачак.
Чараның максаты - ике арада товар әйләнешен арттыруга һәм Россия икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән яңа сәүдә-икътисадый һәм инвестиция килешүләрен гамәлгә ашыру максатында Россия һәм Кытай хакимиятләре һәм бизнес арасында ачык диалог өчен мохит булдыру. Форумда Россия һәм Кытай бизнесының, дәүләт хакимияте органнарының һәм эшлекле ассоциацияләрнең 1000ләп вәкиле катнашачак.
Чараның көн тәртибенә шулай ук авыл хуҗалыгы, күчемсез мөлкәт һәм инвестицияләр, Россия товарларын экспортлау, туризм һәм HoReCa, мәдәният өлкәсендә бизнес-хезмәттәшлек кебек темалар да керә.