Татарстан Республикасы мелиораторлары һәм агрохимиклары эше янәдән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан иң югары бәя алды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты «Үсемлекчелек продукциясен үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» конкурсына йомгаклар ясады, аның йомгаклары буенча Татарстан аграрийлары иң күп бүләкләр алучылар булдылар. Ул «Алтын көз-2025» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында уздырылды.
“Туфракны агрохимик мелиорацияләү (известь, гипс, фосфорит) һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча башка чараларны гамәлгә ашыру” номинациясендә барлык алтын медальләр Татарстан аграрийларына бирелде. Җиңүче дипломын һәм алтын медальләрне түбәндәгеләр алды:
- “Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы” («Приволжскмелиоводхоз») идарәсе” ФДБУ, Казан шәһәре, “Гидромелиорация һәм агрохимик мелиорация буенча чаралар комплексын эшләү һәм гамәлгә ашыру” эше өчен;
- “РосАгрохим хезмәте («РосАгрохимслужба») ФДБУнең Татарстан филиалы, Казан шәһәре, «Татарстан Республикасында туфракның уңдырышлылыгын мониторинглау эшләрен фәнни һәм мәгълүмати тәэмин итү» эше өчен;
- «ТатАгрохим» ААҖ, Казан шәһәре, "Туфракны агрохимик мелиорацияләү буенча чаралар үткәрү - туфракны известьлау” эше өчен.
“Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туфракның уңдырышлылыгын саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән эшләр башкару өчен методикалар, күрсәтмәләр һәм технологияләр эшләү” номинациясендә берьюлы ике алтын медаль (әлеге номинациядә иң югары пробадагы биш бүләкнең берсе) шулай ук Татарстан аграрийларына эләкте:
- “Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы” («Приволжскмелиоводхоз») идарәсе” ФДБУ, Казан шәһәре, “Мелиорация, туфракны эрозиядән яклау, туфракның уңдырышлылыгын торгызу чаралары комплексын үткәрү” эше өчен;
- «Биопрепаратлар» ФҖИ (НПИ)” ҖЧҖ, Казан шәһәре, «Биопрепаратлар» ФҖИ (НПИ)” ҖЧҖнең микробиологик препаратлары нигезендә туфракның уңдырышлылыгын савыктыруның һәм арттыруның яңа технологияләре» эше өчен.
Моннан тыш, «Югары нәтиҗәле авыл хуҗалыгы техникасын булдыру һәм җитештерү һәм цифрлы технологияләр кертү» номинациясендә «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖнең Казан сугару техникасы заводы «Киң колачлы сугару техникасын модернизацияләгән һәм сугаруда цифрлы технологияләр керткән өчен» алтын медаль алды.
Татарстан аграрийларын дәрәҗәле бүләкләре һәм гидромелиорация, агрохимик мелиорация һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру өлкәсендәге эшләренә югары бәя бирелү белән котлыйбыз, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына тулысынча туры килә.