Татарстан Республикасы делегациясе Мисыр Гарәп Республикасында булды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Мисыр Гарәп Республикасында булды. Аның составына Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре керде.

Сәфәр барышында Рөстәм Гайнуллов авыл хуҗалыгын үстерү буенча  «Quesna» холдинг компаниясе җитәкчелеге, Мисыр азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең «Chamber of food Industries» тармак берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Россия Федерациясенең Каһирәдәге Илчелегендә министр урынбасары Рәис ярдәмчесе Марат Гатинның Мисыр Гарәп Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Георгий Борисенко белән очрашуында катнашты.

Рөстәм Гайнуллов шулай ук «Россия экспорт үзәге» АҖ павильонында булды. Монда министр урынбасары бөртекле культураларны һәм май продукциясен потенциаль сатып алучылар белән очрашты. Ул узган ел 4,9 млн долларга көнбагыш мае экспортлануын ассызыклап үтте.  

Эш сәфәре азагында шартнамәләр һәм килешүләр  имзаланды, шул исәптән «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм итү йөзеннән авыл хуҗалыгын үстерү буенча  «Quesna» холдинг компаниясе  белән Стратегик диалогка һәм партнерлыкка ярдәм фонды арасында сөйләшүләр йомгаклары буенча беркетмә имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International