Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грант алуга гаризалар кабул итүне игълан итә. Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2021 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.
Авыл кооперациясен үстерү һәм кече хуҗалыкларга ярдәм итү "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Документлар 2025 елның 17 ноябреннән 00:00 сәгатьтән алып 2025 елның 17 декабренә кадәр 24:00 сәгатькә кадәр (МСК) кабул ителә.
Гаризалар кабул итү урыны: https://promote.budget.gov.ru
Сайлап алу шифры: 25-709-65430-1-0273
Барлык кызыксындырган сораулар буенча әлеге электрон адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: LS.Murtazina@tatar.ru, элемтә өчен телефон: Мортазина Лилия Сәмигулла кызы +7(843) 221 76 81
Гаризаларны сайлап алу турында мәгълүмат, грантлар бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар рәвешләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/granti-dlya-nachinayushchih-selskohozyaystvennih.htm