Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе”нә “Балыкчылык” һәм“Кооперация” юнәлешләре буенча конкурс нигезендә сайлап алу башлана. Әлеге белем бирү программасы Россельхозбанк һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла. Бу юнәлешләр буенча укырга теләүчеләр укуларны Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Иванов Василий Анатолиевич балачактан ук авыл хуҗалыгы эшенә өйрәнеп үсә. Әти-әнисе аны кечкенәдән үк җир эшләренә тарта торган була, һәм, тормышта үз юлын сайлау чоры җиткәч, ул, икеләнмичә, авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлый, шуның буенча белем ала.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә терлекчелекнең агымдагы елдагы 7 айлык эшенә йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Әсгать Ганиевны котладылар.
Бүген «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы «Чистополье» агрохолдингы белән берлектә Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең төбәктә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү тармагы аспектлары өлкәсендәге социологик тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 4,9%ы гына республиканың үзен төп продуктлар белән 100%тан артыграк тәэмин итүен белә.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең төп бурычы - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен саклап калу һәм тотрыклы үстерү.
Бу ялларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Һөнәр берлеге комитеты ведомство Аппараты хезмәткәрләре өчен Алабуга муниципаль районына сәфәр оештырды. Сәфәр барышында алар «Мир» ҖЧҖнең терлекчелек комплексында, «Аммоний Агроехнологии» ҖЧҖендә, И.И. Шишкин һәм Н.А. Дурова исемендәге музейларда булдылар. Аннары шәһәр буйлап экскурсия булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» проекты буенча грант бирүгә гаризалар кабул алуның дәвам итүе турында хәбәр итә.
Хәйретдинов Марс Марсель улы Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Мочәли авылында туып үскән. Казан инновация университетында кунакханә эше юнәлеше буенча белем алган. Язмыш җилләре аның тормышын авыл хуҗалыгына бәйли, чөнки аның гаиләсе, аерым алганда, әтисе, бөтен гомерен нәкъ менә шушы эшкә багышлаган.
22 - 23 августта Казанда «Русское поле – 2024» I Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы узачак. Аның төп вакыйгасы буларак, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут рәислегендә пленар утырыш узачак.