Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасының Сатып алуларны үстерү үзәге сатып алулар өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча «Сатып алуларны башкарганда абруйны төшермәү» темасына семинар-киңәшмә уздырды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасының Сатып алуларны үстерү үзәге вәкилләре - генераль директор урынбасары Наилә Габидуллина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илнар Мәгъданов һәм әйдәүче юрисконсульт Дмитрий Чернов катнаштылар.
Марсель Мәхмүтов, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде, шуңа бәйле рәвештә, сатып алуларда катнашучыларның белем дәрәҗәсен күтәрергә һәм административ хокук бозуларны булдырмаска кирәк, дип билгеләп үтте.
Киңәшмәдә катнашучылар сатып алуларга әзерләнгәндә хокукый чикләүләр мәсьәләләре, заказчының җаваплылыгы, товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне кабул иткәндә төп кагыйдәләр һәм таләпләр, шулай ук кабул итүнең хокукый һәм практик нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.