Узган шимбәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңгән Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илмира Хәтбуллинаны котлады. Ул «Дәүләтнең һәм җәмгыятьнең цифрлы диалогы» проектын «Дәүләт граждан хезмәтендә ТР дәүләт телләре буларак рус һәм татар телләрен нәтиҗәле куллану» номинациясендә уңышлы яклады.
Рөстәм Миңнеханов мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. “Талантлы кадрларга ярдәм итү һәрвакыт өстенлекле булырга тиеш, һәм бу конкурс үзен перспективалы белгечләрне ачыклау өчен нәтиҗәле чара буларак күрсәтте”, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Илмира Хәтбуллинаны котлап, тармакны тиешле дәрәҗәдә күрсәткәне һәм югары профессионализмы өчен аңа рәхмәт белдерде.
.jpeg)