Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүнең өченче этабын уздыру турында игълан итә:

 — савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗәләр тотуга: бер сыерга - 6300 сум, ана кәҗәләргә һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләренә 1000 сум исәбеннән;

 — сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә:

8 сыер һәм аннан күбрәк сандагы сыер фермасына - 1 млн.сум исәбеннән, 5 сыердан алып - 500 мең сум исәбеннән.

Документларны тапшыру вакыты - 2025 елның 18-28 ноябре.

Документлар “Мои субсидии” системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: 8(843) 221-76-88 (8801)

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International