Республикада 13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәр шимбәдә һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.
Ял көннәрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанда Җиңү проспектындагы, Фучик һәм Батыршин урамнарындагы ярминкәләрдә булды һәм китерелгән азык-төлек продукциясен шәхсән бәяләде.
Ленар Гарипов сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде һәм ярминкә мәйданчыкларындагы ассортимент белән танышып чыкты.
Киштәләрдә кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он һәм төрле кондитер әйберләре бар иде. Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре шәһәр халкына республикада үстерелгән һәм җитештерелгән сыйфатлы продуктлар алып килгәннәр.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстанда күркәм традициягә әверелде һәм алар даими рәвештә уздырыла. Мондый ярминкәләр җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтә урнаштыруга, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итә, бу «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Ун ярминкә атнасы йомгаклары буенча 977,8 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән; шулардан 6 009,1 тонна яшелчә: шул исәптән 3 724,5 тонна бәрәңге; 199,9 тонна үлчәүле сөт; 635,3 тонна шикәр; 1 341,9 мең данә тавык йомыркасы; 723,1 тонна ит ( шул исәптән 425,5 тонна сыер ите).
Ярминкәләр уздыру өчен 10 449 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.