ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы   идарәсе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырды. Тантаналы чара «Казан Экспо» күргәзмә  үзәге  янындагы мәйданда Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе уза.

АГРОКӨЧ яңа форматта флагман фирма кибетләрен ачуны планлаштыра. Алар Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казанда, Туймазы, Октябрь һәм Алабугада барлыкка киләчәк. Холдингта барлыгы 42 фирма кибете бар, шуларның 32сендә тулысынча ребрендинг үткәрелгән, ә 2022 елда өр-яңа форматта 16 сәүдә ноктасы - чит тәэмин итүчеләрнең  товарларын җәлеп итеп, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләре ачылачак. Концепт нигезенә   Агрокөч  сатып  алучыларга, башка кибетләргә йөрмичә, кирәкле  бөтен  товарны бер  җирдә сатып  алу  мөмкинлеген тудыруга  омтылышны  сала.    Бүгенге  форматтагы 7 кибет яңа концепт нигезендә үзгәртеп корылачак.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чирмешән муниципаль районында булды.

24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Узган съездның төп вакыйгаларыннан  берсе - Россельхозбанк идарәсе рәисе Борис Листовның чыгышы булды. 2021 елда РСХБ фермерларга  102 млрд. сумга кредит биргән,  бу узган ел белән чагыштырганда 40%ка күбрәк. Ул ассызыклап үткәнчә, фермерларның теләкләре - Банкның продукт  линейкасын һәм сервисларын төгәлләштерү өчен нигез.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта 17 февральдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXXIII съезды пленар утырышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте. Илнең 70 төбәгеннән делегатлар, шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, башка ведомстволар һәм тармак дәүләт компанияләре җитәкчелеге катнашкан чарада илдә фермерлык хәрәкәте перспективалары, кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары һәм авыл территорияләрен үстерү турында фикер алыштылар.

«Казан» агросәнәгать паркы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ел саен акция уздыра, алар әле комплекста бирелмәгән.  2022 елның 15 мартына кадәр  барлык категория авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең  (фермер кооперативлары, шәхси эшкуарлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм башка авыл хуҗалыгы оешмаларының) сәүдә урынын 30 көнгә нибары 1 сумга арендалау мөмкинлеге булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллегиясе утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Мөнир Гафиятуллин һәм башкалар катнашты.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында  гидротехник корылмаларны   ремонтлау  эшләре дәвам итә.  Шулай итеп, «Татмелиорация» системасы һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУнең Буа филиалы мелиораторлары көче белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Дуван   авылы янындагы гидротехник корылманы капиталь ремонтлау буенча Президент программасы нигезендә  төзү-монтаж эшләре бара. Әлеге корылма Хәйруллин А.А. крестьян-фермер хуҗалыгы җирләре янында  урнаштырылган, ул «Дуван бакчалары» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына керә. Объектның смета бәясе 32 млн. сумнан артык, шуның  80%тан артыгы үтәлгән инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International