Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне  халкыбызның  милли бәйрәме – Сабантуй  белән чын күңелдән   котлыйм! 

Сабантуй - татар  халкы  өчен генә түгел, ә күптән инде чын  мәгънәсендә республикабызның бөтен халкы  өчен иң яраткан һәм көтеп алына  торган  бәйрәм ул.  Гадәттәгечә, без аны язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң бәйрәм итәбез. Шунысы сөендерә, кырлардан мул  уңыш  алу  өчен бүген   чагыштырмача уңайлы шартлар тора.

Сабантуй, беренче чиратта, республикабызның һәм илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү  өчен армый-талмый эшләп,  якты  өметләр белән көзге мул  уңышка  нигез  салучы  игенчеләрнең  һәм җирдә эшләүчеләрнең хезмәт  бәйрәме ул.  

Без сезгә җиргә булган мәхәббәтегез, аңа  игътибарлы  һәм ихтирамлы җылы мөнәсәбәтегез өчен  һәм безне рухландырып, иртәгәсе көнгә ышаныч бирә торган игелекле,  иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез.

 Кадерле  авыл  хезмәтчәннәре, республика  кунаклары! Сезгә нык  сәламәтлек, гаилә  бәхете, тынычлык, иминлек   телим,  бүгенге  бәйрәмнән алган   уңай  тәэсирләр  алга таба  эшләргә  көч-куәт өстәсен,  хезмәтегез нәтиҗәле һәм уңышлы булсын!   

    

ТР Премьер  министры  урынбасары –

ТР  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры                М.А. Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International