Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә җитештерүне автоматлаштыруга ярдәм итү

2022 елның 17 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тармакны 2030 елга кадәр цифрлаштыру стратегиясен кабул итте. Стратегия кысаларында АПКны цифрлаштыруны арттыруга ярдәм итә торган  берничә проект һәм программа эшләнде. Тармакны автоматлаштыруга аерым игътибар бирелде, теләгән кешеләр авыл  хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә    автоматлаштыруга ярдәм итү программасында катнаша алалар.

Программа автоматлаштыру җайланмаларын һәм системаларын гамәлгә кертүне 50% күләмендә финанслашуны, аларны барлык этапларда  гамәлгә  кертүне контрольдә тотуны һәм профильле белгечләрне предприятиедә системалар белән нәтиҗәле эшләү буенча укытуны күздә тота.

Программада катнашу һәм аны узу тәртибе 3 этапта башкарыла:

 1.“АПКда цифрлы трансформация» квалификация күтәрү программасы буенча укыту - предприятиенең топ-менеджменты тарафыннан  цифрлы компетенцияләр алу;

2.Предприятиене анализлау һәм подрядчыларны сайлау - предприятиенең автоматлаштыру дәрәҗәсен билгеләү һәм комплекслы автоматлаштыруның оптималь схемасын төзү;

3.Автоматлаштыру җайланмаларын һәм системаларын гамәлгә кертү – гамәлгә кертү, укыту һәм техник яктан тәэмин итү.

 Бердәм интегратор буларак, «РИВЦ» акционерлык җәмгыяте эш итә, ул хуҗалыкка барлык этапларда  ярдәм  итә һәм подрядчыны сайлап алудан башлап техник ярдәм итү  һәм тәэмин итүгә кадәр барлык процессны  контрольдә тота. Шуны  әйтергә кирәк, программада өч этапны узган очракта   гына катнашырга мөмкин һәм подрядчыны  сайлап  алу  «РИВЦ» АҖ белән берлектә генә башкарылырга  тиеш, элек алынган автоматлаштыру җайланмаларына һәм системаларына программа буенча финанслашу каралмаган.

7 июльдә АГРОВОЛГА  халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКда цифрлы трансформация» темасына түгәрәк өстәлләр узачак. Түгәрәк өстәлләр спикерлары программаның барлык детальләрен ачачаклар, шулай ук башка проектлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр.

Гариза бирү һәм тулырак мәгълүмат алу  өчен:

Тел.: 8(843) 258-25-15  

Aleksandr.Kosterin@tatar.r

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International