Татарстанда мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технологларны һәм зоотехник-селекционерларны ачыкладылар

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген Биектау районында "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ   базасында  сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 5 нче республика конкурсы һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 44 нче республика конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

 Ярышларда иң яхшы белгечләр – район ярышларында җиңүчеләр катнашты. Алар терлекләр үрчетү, аларны  карау һәм ашату, сыерларны һәм таналарны бозауларга әзерләү буенча үз белемнәрен, шулай ук эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча гамәли күнекмәләрен  күрсәттеләр.

Конкурслар берничә этаптан торды. Комиссия катнашучыларның эш күнекмәләрен лаборатория шартларында тикшерде, конкурсантларның гамәли күнекмәләрен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, моннан тыш, катнашучылар үз һөнәрләренең теоретик базасын   белүләрен дә күрсәттеләр.

Конкурста җиңүчеләрне 6-8 июльдә Казанда узачак «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә игълан итәчәкләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International