Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда татар халкының милли Сабантуй бәйрәмендә булдылар. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башкалар да бар иде.
Исегезгә төшерәбез, Быел бәйрәм Казанның өч мәйданчыгында – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында узды.
Барлык мәйданчыкларда корылган милли утарларда кунакларны төрле уеннар һәм күңелле җыр-биюләр белән каршы алдылар. Алар Татарстан муниципаль районнары оештырган төрле продукция күргәзмәләре, кулдан эшләнгән эшләнмәләр ярминкәләре белән таныштылар. Кунаклар өчен күңел ачулар, Сабантуйга хас традицион спорт ярышлары оештырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов Каенлыктагы (Тынычлык бистәсе) Сабантуй мәйданчыгында булды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев булды.
Аерым алганда, кунаклар Кукмара муниципаль районы утарында булдылар, шулай ук Алексеевск, Зәй, Нурлат, Менделеевск муниципаль районнары оештырган мәйданчыклар белән таныштылар. Бәйрәм Сабантуйның төп сәхнәсендә оештырылган театральләштерелгән «Золотые зернышки - Алтын орлыклар» пролог-тамашасы белән башланып китте. Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевның котлаулары яңгырады.
Тантаналы ачылышка кадәр Марат Җәббаров АПК алдынгыларын һәм ветераннарын котлады. Ул аларга фидакарь хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Барлыгы 32 кеше бүләкләнде.