Татарстанда Лаеш сугару системасының төньяк участогын реконструкцияләү вакытыннан алда төгәлләнде

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 14 маендагы 731 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле әйләнешкә кертү һәм Россия Федерациясенең мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында «Лаеш сугару системасының төньяк участогын реконструкцияләү, Лаеш муниципаль районы, Татарстан  Республикасысы»   объекты буенча төзү-монтаж эшләре вакытыннан алда төгәлләнде. Россия  Федерациясе   бюджетыннан финанслау 50 млн. сум тәшкил итте.

Объектның проект куәте 578,8 гектар тәшкил итә.

Мелиорация системасы составында түбәндәгеләр бар: 11 км озынлыктагы магистраль торбаүткәргеч, гомуми куәте 1370 кВт булган баш насос станциясе һәм ярдәмче насос  станциясе, алар федераль милек объектлары  һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУнең оператив идарә хокукында кулланылар. Сугару системасы 823 га җирне үз эченә ала.

 Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы «Татмелиоводхоз»  идарәсе» ФДБУ җитәкчесе Марс Хисмәтуллин хәбәр итүенчә,  сугарулы «Нармонка» агрофирмасы ҖЧҖ җирләрендә, башлыча, кәбестә, бәрәңге, чөгендер һәм кишер үстерелә.  Хуҗалык, аерым алганда,  Казан шәһәрен   бәрәңге һәм яшелчә культуралары белән тәэмин итә  һәм планлы рәвештә хуҗалыкның эчке сугару челтәрен һәм су сиптерү техникасын яңарту белән шөгыльләнә. Әлеге сугару системасы участогы өчен хуҗалык тарафыннан иске «Фрегат» машиналарына  алмашка  59,5 млн. сумлык, үзебездә эшләнгән, әйләнмәле   9 «Казанка»   су сиптерү машинасы сатып алынган һәм монтажланган.  Шулардан  4   су сиптерү машинасы 2022 елда сатып алынган һәм урнаштырылган. Мелиорация буенча республика максатчан программасы кысаларында хуҗалык Татарстан Республикасы бюджетыннан сугару техникасы бәясенең 70 процентын компенсацияләүгә субсидия алган.

Сугару системасын вакытыннан алда файдалануга тапшыру һәм су сиптерү  сезоны башланганчы эшләтеп җибәрү хуҗалыкка 400 гектарга якын мәйданда бәрәңге, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын сугаруга көйләүгә  мөмкинлек биргән, нәтиҗәдә, быел ук 140 млн. сумнан  артыкка    өстәмә  продукция  алу  планлаштырыла.  .

Лаеш сугару системасы узган гасырның 70-80 нче елларында Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрен һәм якын-тирә шәһәрләрне һәм район үзәкләрен яшелчә белән тәэмин итү максатыннан төзелгән була.  «Нармонка» агрофирмасы алга  таба  сугарулы җирләрне 2300 гектарга кадәр арттыруны планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International