Министрлыкта муниципаль районнар белән киңәшмә узды

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән киңәшмә узды, анда аграр секторның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков рәислегендә министр урынбасарлары  Ленар Гарипов, Ришат Хәбипов, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов һәм бүлек башлыклары катнашында  узды. 

Үсемлекчелек өлкәсендәге төп мәсьәләләр турында Наил Залаков сөйләде. Быел чәчүлекләр  2,8 млн. га мәйданны тәшкил итте, бу планлаштырылган күләмнән 70 мең га артыграк, майлы культуралар   мәйданы 23 мең гектарга, арпа  12 мең гектарга   артты. Министрлык алдында минераль ашламаларны гектарга кимендә 70 кг туплау бурычы куелган  иде  һәм ул үтәлде.

 Агымдагы елның 5 аенда терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр турында Ленар Гарипов мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә 611 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, узган ел белән чагыштырганда 2%ка артык, 19 районда сөт күләмнәренең артуы күзәтелә.

«Бүген безнең алда,  туклыклы матдәләрне  мөмкин кадәр күбрәк  саклап калып,  азык әзерләү бурычы тора. Алга  таба продуктив җитештерүне  булдыру  өчен азыкны вакытында  һәм дөрес итеп әзерләү аеруча  мөһим.  Агымдагы елда безгә 3 млн.тоннадан артык сенаж, 3,7 млн. тонна силос һәм 350 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Шартлыча бер баш  терлеккә   40 центнер азык  берәмлеге», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Азык җыю һәм ашлык җыю техникасын ремонтлауны оештыру, запас частьләр белән тәэмин итү буенча алып барыла  торган  эш турында Рафаэль Фәттахов сөйләде.

 “Республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр паркында 3350 ашлык җыю комбайны исәпләнә, шуларның 977се яки   30%ы чит илнеке.  10 июньгә комбайннарның әзерлеге 56% тәшкил итә. Шулай ук республика хуҗалыклары тарафыннан урып-җыю комплексын торгызу өчен запас частьләрнең 63%ы сатып алынган.  Ашлык җыю техникасын ремонтлау 1 июльгә тәмамланырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Ришат Хәбипов кече хуҗалыкларга грант ярдәме нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, районнарның активлыгы бик капма-каршы.  Кукмара, Азнакай, Сарман, Мөслим, Балык Бистәсе районнары аеруча актив, аларда 5-7шәр фермер һәм кооперативлар үз хуҗалыкларын, шулай ук авыл территорияләрен үстерүгә грантлар алган. Шул ук вакытта Актаныш, Бөгелмә, Лаеш, Питрәч, Чирмешән, Ютазы районнарында бер генә җиңүче дә юк. Ярдәм күрсәтүдән баш тартуның төп сәбәбе - әзерләнгән документларның сыйфатсыз булуы.

«РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин үсемлекчелек һәм  терлекчелек өлкәсендә кулланыла торган цифрлы программалар турында мәгълүмат бирде һәм аграрийларны алардан   активрак файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International