Сабантуй-2022: Казан ипподромында бәйрәм чаралары узды

2022 елның 18 июне, шимбә

Бүген «Казан» халыкара ат-спорт комплексында 2022 елгы Сабан туен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бәйрәмгә килүчеләр ипподром каршындагы мәйданда атларда йөрделәр, шулай ук республика районнары кулланучылар җәмгыятьләреннән килгән төрле ризыклардан авыз итә алдылар.

 Бәйрәм программасында барлыгы 6 заезд һәм 8 чабыш булды. “Ипподромда Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары уздыру   күркәм гадәткә әверелде инде. Беренче заезд республика игенчеләре хөрмәтенә булачак, шулай ук яшь җайдакларның чабышларын  да күрәчәкбез. Ат спорты бәйрәменә килүчеләр саны елдан-ел арта бара”, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

Татарстан Республикасы игенчеләре хөрмәтенә призга  ярышта халыкара класслы мастер-җайдакчы Эдуард Большаков Ай Кип Табс айгырында җиңү яулады. «Аргамак» призына ат чабышларында татар токымлы атларда иң җитезе  "Барс" кушаматлы айгырда Ферзар Гыйниятуллин булып чыкты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 1800 метрлы дистанциягә ат чабышларында 3 нче категорияле жокей Александр Александровның  җирән Брейзен Зип айгырына    тиңнәр булмады.

Татарстан  Республикасы  атчылык һәм ат спорты федерациясе призына ат чабышларында халыкара класслы мастер-җайдакчы Геннадий Большаков – Некст Чаптер кушаматлы айгырда җиңүче булды, Казан шәһәре мэриясе призына 1 нче категорияле мастер-жокей Магомет Каппушев Фотон кушаматлы айгырда җиңү яулады.

Быел шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан призга да ат чабышлары булды. Аларда 1600 метрлы дистанциядә 3 нче категорияле жокей Тимур Гафаров Акбүзат Стар айгырында җиңү яулады.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International