18 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре “Үз туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында Зеленодольск районында булдылар.
Район буенча экскурсия Татарстан Республикасында иң эре хуҗалыкларның берсе - югары сыйфатлы җиләк һәм җиләк-җимеш үсемлекләренең утыртма материалларын үстерү белән шөгыльләнүче «Ягодная долина» ҖЧҖендә булудан башланып китте.
Директор Ситдыйков Илдар җиләк үстерү технологиясе турында җентекләп сөйләде, шулай ук хуҗалык территориясе буйлап экскурсия үткәрде, аның барышында ведомство хезмәткәрләре җиләк һәм салат кырларында, җиләксаклагычта, буада һәм теплицада булдылар. Җиләк культуралары 30 гектардан артык мәйданны били.
Аннары Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының табигать һәм дендрарийлар музеен карадылар. Табигать музеенда Министрлык белгечләре республикабызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге турында күп яңалык белделәр.
Зеленодольск районына сәфәр ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре марал фермасында булдылар, анда боланнарның затлы төре булган маралларны популяциясен саклау һәм арттыру белән шөгыльләнәләр. Хәзерге вакытта биредә, 54 га территориядә 100гә якын болан, шулай ук кыргый үрдәкләр, орланнар, куяннар, кыр кәҗәләре һәм башка төр кыргый хайваннар яши.