АГРОВОЛГАның тәҗрибә кырларында көзге һәм сабан культуралары

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Казанда 6-8 июльдә «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кунаклары илебез һәм чит ил селекциясе  казанышлары, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге төрлелек белән таныша, шулай ук реаль кыр шартларында компанияләрнең тәҗрибәсен күрә алачак.

Яңа сорт сынау кишәрлегендә  үзебезнең һәм чит илләрнең 220дән артык перспективалы һәм  җирлеккә яраклаштырылган селекциясе яңалыкларын  бәяләргә мөмкин булачак. Бу мәйданчыкта АГРОВОЛГА кырларында шактый  күп төрле төп культуралар – көзге бөртекле культуралар, бөртекле һәм  кузаклы культураларның, азык  һәм техник культураларның   сортлары һәм гибридлары (бодай, арпа, солы, борчак, карабодай, кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере, җитен, соя, рапс) күрсәтеләчәк. Бу тәҗрибәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»   ФДБУ, «Дәүләт сорт комиссиясе» ФДБУ һәм Казан  фәнни үзәгенең Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ)    белән берлектә үткәрелә.

 Быелгы күргәзмәдә аграрийлар  өчен тагын бер күңелле сюрприз -  азык катнашмалары белән күпьеллык тәҗрибә кыры. Анда, берничә җитештерүчене чагыштырып, үзең  өчен иң яхшысын сайлап алырга мөмкин. Әлеге кишәрлекнең  “Күпьеллык кыр”  исеме үк  үзе турында сөйли, һәм бу тәҗрибә  нәтиҗәләрен без берничә ел дәвамында күзәтәчәкбез. Әлеге кишәрлек  өчен орлыкны Диалог Трейд, Регион Корма һәм  Лира Фарм бирделәр.

Тәҗрибә кырларында 30дан артык компания үзләренең селекция өлкәсендәге казанышларын, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге төрлелекне күрсәтәчәк. Мәсәлән, күргәзмәнең генераль спонсоры Аммоний “Азотлы сыек ашламаларның тәэсире” темасына үз тәҗрибәләрен  күрсәтәчәк. Күргәзмә кунаклары көнбагыш, кукуруз һәм рапс үсешенә һәм уңдырышлылыгына КАС 32 ашламасының  тәэсирен бәяли алачак, шулай ук  әлеге  матдәнең  тигез дозаларда аммиак селитрасы белән нәтиҗәсен   чагыштыра алачак, ә, фон буларак,  катлаулы ашлама - диаммофоска кулланылачак.

 «Үсемлекчелек» бүлегенең спонсоры – Август компаниясе чәчүлекләрне барлык начар факторлардан яклауны тәэмин итә торган чишелешләрне  күрсәтәчәк. Аерым алганда, килүчеләр үсемлекләрне авырулардан, чүп үләннәреннән һәм корткычлардан яклауның актуаль системалары белән таныша алачаклар.

Россиянең иң эре - «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре - «АГРОВОЛГА 2022» эшлекле программасының спонсоры – күргәзмәнең тәҗрибә кырында, ФосАгро минераль ашламалар комплексын  микроэлементлар белән кертеп, минераль тукландыру системасын  күрсәтәчәк. «ФосАгро-Регион» компаниясе тәҗрибә кырларында сабан культураларының   шактый киң җыелмасын тәкъдим итәчәк, болар: бодай, арпа, солы, борчак, кукуруз,  май җитене һәм көнбагыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International