Арча районы сабанчылары осталыкта ярыштылар

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Арча муниципаль берәмлегенең  "Ташкичү" агрофирмасы”  базасында сабанчылар арасында традицион район конкурсы булды. Чакырылган кунак буларак, чарада Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина катнашты.

Ярышларны ачып, үз эшенең чын осталары, авыл хуҗалыгы җитештерүенең  иң яхшы тракторчы-машинистлары арасында зур бәйрәм белән Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов котлады. Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин да үз чыгышында конкурста катнашучыларның барысына да уңышлы чыгыш ясауларын һәм күп санлы тамашачыларга яхшы кәеф теләде.

Байракны  күтәрү хокукы узган елгы район ярышларында җиңүче – «2021 елның иң яхшы сабанчысы» - «Ташкичү» агрофирмасы» ҖЧҖ тракторчысы Наил Садриевка бирелде.

Быел конкурста районның 16 хуҗалыгыннан тракторчылар катнашты. Конкурсантлар җир сөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ә судьялар комиссиясе эшләрнең сыйфатын һәм вакытын бәяләде. Аерым алганда, судьялар беренче  буразнаның аркылыга, буйга  киселешенә,     буйдан-буйга тигезлегенә һәм пөхтәлегенә,  сөрү  тирәнлегенә, билгеләнгән җирне сөреп чыкканнан соң, аның торышына,  сөрелгән кишәрлектә үсемлек калдыкларының булу-булмавына   һ.б. күрсәткечләргә игътибар бирделәр.

Менә  районның  иң яхшы тракторчылары,  «2022 елның  иң яхшы сабанчысы» конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре:

Конкурста 1 урынны Илнур Гайнетдинов алды -  КФХ Гарипов Хәлим Канәфи улы;

2 урында - Наил Садриев – “Ташкичү” агрофирмасы” ҖЧҖ;

3 урында -  Рәмис Шәрәфиев -  “Курса МТСы”  ҖЧҖ.

 Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлап, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина әлеге конкурсның үз һөнәрендә иң яхшыларны ачыклау һәм бүләкләү өчен менә дигән мөмкинлек булуын билгеләп үтте. Һәм, шул ук вакытта, анда катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора, дип билгеләп  үтте  ул. Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге республика оешмасының Мактау грамоталары һәм һөнәр берлеге   премияләре белән ул ярышларның иң яшь катнашучысын – Рәмис Шәрәфиевне («Курса МТСы» ҖЧҖ), иң тәҗрибәле катнашучы – Вазыйх Минһаҗевны («Ашыт» ҖЧҖ), «Үз эшенең остасы» номинациясендә җиңүче - Радик Фәйзрахмановны («Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖ) һәм иң яхшы җитәкче – Айдар Сабировны («Казанка» агрофирмасы»ҖЧҖ) бүләкләде.

 Чара тамашачылар һәм конкурсантларның  җанатарлар төркемнәре  арасында уеннар һәм конкурслар, шулай ук район артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Арча районының агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре арасында чын Сабантуй булды дип әйтергә була, ул барысына да онытылмас тәэсирләр һәм күңел  күтәренкелеге  бүләк итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International