Көз көне агробизнес җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча «АПКда цифрлы трансформация» курсының чираттагы агымы башлана.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесендә булды. Бүлекләр буенча экскурсияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде. Лаборатория эшчәнлеге белән шулай ук министр урынбасары Ленар Гарипов, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев та танышты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр милекчеләренә, бигрәк тә җирләрен чүп үләне басып киткән затларга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штрафлар күләмен арттыру турында хәбәр итә.
2022 елның мартыннан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр эшчәнлеген комплекслы автоматлаштыру башланды.
26 июльдә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков Кукмара муниципаль районының «Сосенка» сәламәтләндерү-ял итү учреждениесендә (лагерьда) «Индустрия 4.0» дигән темага «Цифр дәресе» үткәрде.
Сөт базарын өйрәнү үзәге һәм The DairyNews мәгълүмат агентлыгы 2022 елның 1 августыннан 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Сөткә – юл!” унынчы – юбилей автохәрәкәтен уздырачак.
Кулланучылар уңайлыгы өчен «Агрополия» дәүләт мәгълүмат системасының шәхси кабинетына һава торышы фаразы өстәлде.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы һәм Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) базасында «Агрария фәненең кыр көне - 2022» узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, шулай ук муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре катнашты.
Кичә Казанның Кремль яр буенда күп кенә казанлыларга таныш булган зәңгәр «Обнимама» филе рәвешендә гадәти булмаган балалар таганнары барлыкка килде. Аларны Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты – яңа туган балалар өчен бердәнбер сертификацияләнгән туклану ризыгы җитештерүче. «Обнимама» бренды белән балалар продукциясе Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буенда балалы яшь гаиләләргә яхшы таныш.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә муниципаль районнар белән киңәшмә узды. Чарада шулай ук министр урынбасарлары, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.