ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Агрокөч 19 ноябрьдә шикәр чөгендере уңышын җыюны  төгәлләде.  Аны  җыюда  махсус чөгендер  җыю комбайннары, төягечләр, чөгендер сабакларын кисү һәм аны чистарту  өчен билгеләнгән дефолиаторлар, шулай ук җыйган чөгендерне  ташу  өчен машиналар  эшләде.

19 ноябрьдә Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков кыр эшләренең барышы турында хисап тотты.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

10 сентябрьдән республикада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында,  Чаллыда һәм Зеленодольск   районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында, шулай  ук  Татарстанның 26 муниципаль районында төрле даимилектә уза.


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Венгриянең Казандагы консуллыгының Генераль консулы Сергей Сюч булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКның дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы яңа материал Татарстан Республикасы буенча терлекчелек алдынгылары турында сөйләячәк.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә тотылган  чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан 2022 елның 21 ноябреннән   30 ноябренә кадәр гаризалар  сайлап алуны игълан итә.

Бүгенге көнгә «Азнакай» сөт-товар комплексында төзелеш-монтаж эшләре тулысынча тәмамланган. Сөтчелек  комплексының  икенче чираты 2000 баш сыер белән тулыландырылган. Шулай итеп, комплексның  тулылыгы  100% тәшкил итә. Комплекста сыерлар саны 4000 баштан артып китә, таналар — 300 баш. Хәзер терлекләрне диспансеризацияләү буенча эш алып барыла, аларның «Карусель» тибындагы ротор саву системасына яраклылыгы билгеләнә. Бу   эш ел ахырына төгәлләнәчәк.


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россельхозбанктан «Россия агролидерлары» конкурсының иң яхшы проектлары өчен онлайн тавыш бирү башланды. Казан дәүләт аграр университетыннан һәм Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән  15 студент үзләренең инновацион идеяләрен тәкъдим иттеләр.


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бөртеклеләр уңышын югалту куркынычын иминиятләштерүче  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иминиятләштермәгән аграрийлар белән чагыштырганда аны  җитештерүгә һәм сатуга күбрәк субсидияләр алачаклар – Россия Хөкүмәте тарафыннан кертелгән шундый тәртип 2023 елдан гамәлдә булачак.


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алуга гариза бирүчеләрне конкурс нигезендә өстәмә сайлап алу өчен  документлар кабул итү турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International