Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга гаризалар сайлап алуны игълан итә

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә тотылган  чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан 2022 елның 21 ноябреннән   30 ноябренә кадәр гаризалар  сайлап алуны игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев  ур., 36 йорт, 3 кат, 302 кабинет.

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/otbor-3-lph-mini-fermi-s-21112022-po-301120222.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International