Агрокөч «Азнакай» сөтчелек комплексының икенче чиратын терлекләр белән тулыландырды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә «Азнакай» сөт-товар комплексында төзелеш-монтаж эшләре тулысынча тәмамланган. Сөтчелек  комплексының  икенче чираты 2000 баш сыер белән тулыландырылган. Шулай итеп, комплексның  тулылыгы  100% тәшкил итә. Комплекста сыерлар саны 4000 баштан артып китә, таналар — 300 баш. Хәзер терлекләрне диспансеризацияләү буенча эш алып барыла, аларның «Карусель» тибындагы ротор саву системасына яраклылыгы билгеләнә. Бу   эш ел ахырына төгәлләнәчәк.

 Исегезгә төшерәбез, комплексның беренче чиратын 2021 елның августында файдалануга тапшырганнар  иде.  Ул чакта ике сыер абзары, галереялар белән саву-сөт блогы, бозаулату  бүлеге, бозаулар өчен лапас асты япмасы, техника өчен япма, ярдәмче бүлмәләр (санпроспускник, дезбарьер, тирес чыгару  өчен  флюм-система, сөт аерту  бүлмәсе, коры азык склады) төзелгән иде, шулай ук кирәкле җайланмалар сатып алынган  иде.

2022 елның августында файдалануга тапшырылган икенче чират кысаларында галереялы тагын ике сыер абзары, күчеш  галереясы белән  бозаулату бүлеге, бозаулар өчен лапас асты япмасы төзелде, мөгезле эре терлекләрне бәйсез тоту өчен араннар (стойло) җайланмасы, сыерлар өчен тарак-щеткалар, «Алюгрос» скрепер җайланмасы һәм башка җайланмалар  урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International