Агрокөч миллион тоннага якын шикәр чөгендере җыйган

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Агрокөч 19 ноябрьдә шикәр чөгендере уңышын җыюны  төгәлләде.  Аны  җыюда  махсус чөгендер  җыю комбайннары, төягечләр, чөгендер сабакларын кисү һәм аны чистарту  өчен билгеләнгән дефолиаторлар, шулай ук җыйган чөгендерне  ташу  өчен машиналар  эшләде.

 28 090 га мәйданда  992 394 тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Гектардан  уртача   353 центнер уңыш  алынды.  Шуны әйтергә кирәк,   узган  ел  гектардан уртача 224 центнер   уңыш алынды, барлыгы 640 мең тонна шикәр чөгендере  җыелган  иде. 

Җыелган чөгендер холдинг структурасына керүче “Зәй шикәре”  АҖ заводына керә. 2022/2023 елгы эшкәртү сезоны август ахырында башланды. 902 322 тонна шикәр чөгендере эшкәртү фаразлана.   133 141 тонна шикәр,  38 950 тонна меласса, 39 874 тонна грануллы  чөгендер  түбе (жом)   җитештерү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, “Зәй шикәре” - Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе. Соңгы биш елда “Зәй шикәре”ндә барлык технологик процесс, сок аеру бүлеге яңартылган, кагатларны актив җилләтү мәйданчыклары төзелгән, котельный һәм чөгендер  түбен киптерү  комплексы реконструкцияләнгән, шулай ук калдыкларны радиаль җыю урыны һәм буа-суыткыч  төзелгән иде.  Агымдагы елда заводта известь-газ миче бинасын  реконструкцияләү төгәлләнде, анда  яңа  ТПШ-200 известь-газ миче урнаштырылды. Тәүлеккә 10 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртү      каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International