Татарстан Республикасы буенча терлекчелек алдынгылары

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКның дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы яңа материал Татарстан Республикасы буенча терлекчелек алдынгылары турында сөйләячәк.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча Россия Федерациясендә 1 нче урынны алып тора.

2022 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында 1 сыердан уртача савым 4 761 кг тәшкил итте.

Татарстанның 11 районында савым күрсәткече республика буенча  уртача күрсәткечтән артып китә, болар: Әтнә, Мамадыш, Саба, Кукмара, Минзәлә, Балтач, Мөслим, Алабуга, Бөгелмә, Түбән Кама, Актаныш районнары.

2022 елның 1  сентябренә савым буенча  алдынгы  хуҗалыклар:  

  «Таң» ҖЧҖ (Әтнә)

  «Курсабаш» ҖЧҖ (Саба)

  «Нигез» ҖЧҖ (Актаныш)

  «Авангард» ҖЧҖ (Буа)

  «Мир» ҖЧҖ (Алабуга)

  «Продпрограмма» АПК  ҖЧҖ (Мамадыш).

«Артта калган» хуҗалыклар:

ИП Караваева В.В (Зеленодольск)

  «Кызыл-Яр» ҖЧҖ (Баулы)

   “Плем Дело” ҖЧҖ (Әлки)

  «Ленина» ҖЧҖ (Лениногорск)

 “Чирмешән агрохезмәтләре” («Черемшан агроуслуги») ҖЧҖ (Чирмешән).

Машина белән сыер савучы 4 оператор  3 ел рәттән  (2020-2022 еллар) иң яхшылар  исемлегенә эләгәләр, болар:

Сибәгатуллина Г.М. - Алабуга районыннан  ("Яшь Көч" АФ ҖЧҖ),

Миңнеханова Л.Р. -  Азнакай районыннан  (Габидуллина И.И. КФХсы),

Вафина Г.А. – Лаеш районыннан  (Вафин Р.К. КФХсы)

Әхмәдиева Г.А. – Чистай районыннан  (Мөкәтдисов КФХсы).

Тулаем савым күрсәткечләре һәрвакыт   эш стажына гына да бәйле булмый. 2020 - 2022 елларда машина белән сыер савучы иң яхшы операторларның уртача хезмәт стажы - 18 ел, уртача савым - 6021,7 кг (гыйнвар-сентябрь айларында).

 Гыйнвар-сентябрь айларында рекордлы савым 2020 елда теркәлгән һәм ул    9 050 кг тәшкил иткән, бу  күрсәткечкә оператор Хәкимова Н.И. ирешкән  («Таң» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы, Әтнә районы),  белгечлеге буенча аның  хезмәт стажы - 22 ел).

 Татарстан  Республикасы районнары  буенча тулырак статистика – яңа дайджестта «Аналитика» бүлегендә:

 (https://new.agropoliya.ru/analytics/digest/zhivotnye)  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International