Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында ноябрьнең беренче яртысына анализ

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

19 ноябрьдә Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков кыр эшләренең барышы турында хисап тотты.

Өч культура уңышын  җыю дәвам итә  - болар: шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш.

Шикәр чөгендере буенча: 50 мең гектардан 49,3 мең га уңыш алынган, ягъни  барлык  мәйданның 99% җыелган.  

Көнбагыш буенча - 215 мең гектардан 123 мең га уңыш алынган, ягъни  барлык мәйданның 57%ы җыелган.

Кукуруз  буенча - бүгенге көндә 47,3 мең гектардан  тагын 13,5 мең гектар җыясы  бар,  бу барлык мәйданның 28%ын  тәшкил итә.

 Туфракны туңга сөрү тәмамланды диярлек. Республика буенча пландагы      1 миллион 737 мең гектардан 1 миллион 769 мең гектар җир туңга  сөрелгән. 

Алга таба Наил Ринат улы гамәлдәге чикләүләр фонында тармакның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча чараларның гамәлгә ашырылуы  турында сөйләде.

Агымдагы шартларда республика халкын сыйфатлы һәм арзанлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү бездә  аерым контрольдә тора.

Гыйнвар-сентябрь айларында яхшы динамика күзәтелде.  Үсемлекчелек буенча натураль күрсәткечләрдә бу - 5 млн.тоннадан артык ашлык, 1,8 млн. тонна шикәр чөгендере, 600 мең тоннадан артык май орлыгы һәм 260 мең тонна яшелчә. Шартлыча  бер баш терлеккә 37,5 центнер азык әзерләнгән.

Гомумән, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында республикада каймак, сөт, атланмай, он, карабодай ярмасы, консервалар, дөге буенча иң түбән бәяләр саклана.

Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы язмада  бирелгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International