«Россия агролидерлары»: Татарстан студентлары хайваннар өчен аксымлы минераль өстәлмәләр һәм виноградтан косметика әзерләргә тәкъдим итәләр

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Россельхозбанктан «Россия агролидерлары» конкурсының иң яхшы проектлары өчен онлайн тавыш бирү башланды. Казан дәүләт аграр университетыннан һәм Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән  15 студент үзләренең инновацион идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Татарстан студентлары тарафыннан шактый күп санда проектлар тәкъдим ителгән, шул исәптән: тамыразык ваклагычлар, хайваннар өчен аксымлы минераль өстәлмәләр булдыру технологияләре, калдыксыз нигездә виноградтан  бит  һәм тән косметикасы   җитештерү, бәрәңге юу өчен җайланма, туфракны интенсив йомшарту исәбенә аны каплатмыйча эшкәртү һәм башка кызыклы идеяләр.

Барлык  теләүчеләр, иң яхшы конкурс эшләрен бәяләп, алар  өчен https://агролидеры.рф/все-проекты-2/ сайтында тавыш бирә алалар. Ачык тавыш бирү   20 ноябрьгә кадәр дәвам итә, теркәлү таләп  ителми. Сайтка керүчеләр  бер проект  өчен генә тавыш бирә алалар.  

Конкурс проектлары алфавит тәртибендә бирелгән авторлар буенча  урнаштырылган. Конкурста Татарстаннан түбәндәге студентлар катнаша: Әһлиуллин Назыйм (Казан ДАУ), Бәдретдинов Айнур (Казан ДАУ), Бочарова Софья (Казан ДАУ), Вадутов Рауль (Казан ДАУ), Васильев Вадим (Н.Э.Бауман ис. Казан ДВМА), Гайфуллин Алмаз (Казан ДАУ), Капустин Денис (Казан ДАУ), Крышталева Александра (Н.Э.Бауман ис. Казан ДВМА), Миңнегулов Илсур (Казан ДАУ), Мөлеков Ришат (Казан ДАУ), Хәбибуллин Рифнур (Казан ДАУ), Шәехова Адилә (Казан ДАУ), Шәкуров Рәнис (Казан ДАУ), Шаповалова Алина (Н.Э.Бауман ис. Казан ДВМА), Ширшов Никита (Казан ДАУ).

Агробизнесның яшь профессионаллары проектны тормышка ашыруның ике этабын уздылар. Башта алар Россиянең алдынгы агропредприятиеләре җитәкчеләре арасыннан булган  проект менторларының лекцияләре   һәм онлайн-эфирлар белән таныштылар. Аннары студентлар, менторлар  консультацияләреннән файдаланып,  үз проектларын әзерләделәр.

Россельхозбанктан агротармакны үстерүгә юнәлдерелгән «Россия агролидерлары» агарту  проекты  илнең 70тән артык аграр югары уку йортларыннан һәм көллиятләреннән агросәнәгать комплексын үстерү  белән мавыгучы талантлы яшьләрен берләштерде. Иң яхшы 50 проектның авторлары АПК тармагының «алтын» кадрлар резервына кертеләчәк, ә 10 җиңүче эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә стажировка узуга  чакыру алачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International