Республика умартачылары яңадан һөнәри әзерлек уздылар. Шушы көннәрдә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКА) дипломнар тапшыру тантанасы узды. Шуны әйтергә кирәк, әлеге юнәлештә бу беренче чыгарылыш. 2023 елның февраленнән яңадан әзерләүнең алдагы курсы эшли башлаячак. Бу умартачылык тармагында республиканы квалификацияле белгечләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Бүген умартачылык зур үзгәрешләр кичерә. Тармак үсә, яңа технологияләр кертелә. Шуңа күрә даими рәвештә үз квалификацияңне күтәрергә һәм алдынгы тәҗрибәне үзләштерергә кирәк», - дип билгеләп үтте терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Алмаз Гамиров.
Чарада умартачыларның Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикабыз бал җитештерү буенча алдынгылыкны тота. Агымдагы елда 5,5 тоннадан артык бал продукциясе җитештерелгән.