Республикада 10 сентябрьдән Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Сатып алучылар өчен бик киң ассортиментта продукция китерелә, болар: бәрәңге, суган, кишер, шикәр, ашлык, үлчәүле сөт, ит, казылык продукциясе, сырлар, бал һәм башка продукция.
Үткәрелгән 12 һәм ярминкә йомгаклары буенча 1205,4 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Шәһәрлеләр 15 мең тоннадан артык яшелчә сатып алганнар, шул исәптән 9705,4 тонна бәрәңге, 192,2 тонна үлчәүле сөт, 1285,2 тонна ит, шул исәптән 770,5 тонна сыер ите һәм 1,5 миллион данә йомырка.
Ярминкәләр уздыруда 32 муниципаль район катнашкан, 12196 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Для проведения ярмарок были задействованы 32 муниципальных района, 12196 единиц транспорта. Ярмарки будут проводиться до 24 декабря включительно.