Татарстан аграр югары уку йортларының 12 студенты Россельхозбанкның стипендия программасына керделәр. Исемле стипендия сертификатларына Казан дәүләт аграр университетының 5 иң яхшы студенты һәм аспиранты, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5 иң яхшы студенты һәм аспиранты ия булдылар.
Сертификатлар тапшыру тантанасы Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалында узды. Банкның төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларны үз хезмәткәрләре итеп алырга әзер булуларын билгеләп үтте һәм банкның зур һәм тату гаиләсенә кушылырга тәкъдим итте.
Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев банк белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул кампус проекты, «Фермер мәктәбе», уку аудиториясен брендлау кебек уңышлы гамәлгә ашырылган уртак проектларны билгеләп үтте.
Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Данил Мингалиев, стипендия программасы студентларга тирән белем алу һәм аны киләчәктә хезмәт эшчәнлегендә республика агросәнәгать комплексы файдасына куллану өчен көчле стимул булып тора, дип өстәде.
Котлауларга шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Ленар Зәйнуллин да кушылды. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә шундый сәләтле студентлар кебек актив һәм перспективалы кадрларның кирәклеген билгеләп үтте.
Берничә ел эчендә банк Татарстан Республикасы аграр югары уку йортларының 40тан артык студентына ярдәм күрсәтә алды. Бу уку елында иң сәләтле 12 студент һәм аспирант билгеләнде, алар башкалардан үзләренең югары өлгерешләре белән аерылып торалар, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәләр һәм югары уку йортының иҗтимагый тормышында актив катнашалар.