Республика кооператорлары чираттагы гуманитар ярдәм йөген җибәрделәр

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген республика кооператорлары Бердянскига 4 тонна гуманитар йөк җибәрделәр. Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе составында хәрбиләргә һәм Донбасс халкына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча оператив төркем эшли. Идарә аппараты белгечләре кирәкле товарлар исемлеген булдырдылар, болар: резина итекләр, электр плитәләре, җылы киемнәр, җылыту өчен мичләр, рацияләр.

 Шулай ук узган шимбәдә Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов җитәкчелегендә  Идарә белгечләре һәм Үзәк кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре Татарстан Республикасыннан  мобилизацияләнгән гражданнарны  тукландыруны  оештырдылар.

«Татар самавары»нда хәрбиләргә сарык итеннән аш әзерләгәннәр, аларны гигант-самавардан  чәй һәм татлы татар  ризыклары белән сыйлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International