Татарстанда «Фермер мәктәбе» студентлары үз бизнес-проектларын яклыйлар

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының өченче этабы төгәлләнеп килә. Ике ай дәвамында яшь фермерлар хуҗалыкла эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, республиканың алдынгы агросәнәгать предприятиеләрендә практика уздылар. Белем бирү программасы Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар үзләренең бизнес-проектларын   яклыйлар. Курсны  узучылар чыгарылыш квалификация эшләрен  ике юнәлеш: “Терлекчелек” һәм “Кошчылык” буенча тәкъдим итәләр.

 Лилия Дмитриева да кошларның сирәк төрләрен үрчетергә һәм агротуризмны үстерергә ниятли. «Татарстанда кош ите бик популяр, еллар узган  саен  мондый натураль  фермер продуктына ихтыяҗ арта гына бара. Шуңа күрә кош ите җитештерүне арттыруга басым ясыйм. Хәзер безнең шәхси ярдәмче хуҗалыкта  8 төр кош (бытбылдыклар, күркәләр, казлар, күркә-үрдәкләр, кыр тавыклары, павлиннар, эмулар) бар, сирәк очрый  торган кошлар төрләрен үстерергә һәм селекция белән шөгыльләнергә телим. Моның өчен җир кишәрлеге   һәм тагын берничә инкубатор сатып алырга уйлыйм. Хәзердән үк шуны әйтә алам: натураль фермер продукциясе ул кош  ите генә  түгел, ә казылык эшләнмәләре, иттән ярымфабрикатлар, бастурма, икмәк һәм сырлар да, мин үз гаиләмне тулысынча тәэмин итәм. Киләчәктә шулай ук агротуризмны үстерергә телим, хәзер бу юнәлештә беренче адымнар ясыйм: хуҗалык буенча экскурсияләр, өлкәннәр һәм балалар өчен кошчылык буенча мастер-класслар, фотосессияләр үткәрәм. Алга  таба  кунаклар өчен яшәү, ял итү, туклану, ял итү буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтергә уйлыйм. Теләк һәм максатлар бар, алга таба да үсәчәкмен», – дип, үзенең  уй-ниятләре  белән  уртаклашты Лилия Дмитриева.

 Проектларны яклау барышында йомгаклау аттестациянең комиссиясе әгъзалары яшь фермерлар тәкъдим иткән бизнес-идеяләрнең  дәрәҗәләрен  билгелиләр.  «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар уку  йомгаклары буенча «Фермер хуҗалыгы  агробизнесы» дигән өстәмә белем бирү программасы буенча дәүләт үрнәгендә диплом алалар.

 «Фермер мәктәбе» – ул Россельхозбанкның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, төбәкләр, профильле югары уку йортлары, эре бизнес  һәм фермерлар  мөмкинлекләрен берләштерүче  федераль мәгариф проекты.

Проект 2020 елның көзеннән башлап гамәлгә ашырыла, анда 50дән артык төбәк катнашты инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International