Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 3 яшьтән зуррак булган балалар өчен җиләк-җимешле эремчекләр линейкасын киңәйтте

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

 Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты балалар өчен  эремчек линиясен  яңа ике тәм белән киңәйтте, болар - кура  җиләге  һәм ананас.  Эремчек составына нормальләштерелгән сөт, әчетелгән сөт микроорганизмнары  оеткысы һәм туңдырылган җиләк-җимеш кисәкләре керә.

        Балалар өчен җиләк-җимешле эремчекнең  яңа төрләрен  алсу һәм сары  төстәге 100 граммлы  стаканнарда сатып алырга мөмкин, стаканнар балан чыпчыгы  рәсеме  белән бизәлгән. Татлы эремчекләр Татарстан кибетләрендә сатыла  инде.

       Һәр стаканда 7,6 граммга кадәр аксым, 4,2 грамм май һәм 11,8 грамм углеводлар бар. Продукциянең энергетик  кыйммәте 481 Ккал тәшкил итә. Аны саклау срогы - 14 тәүлек.

      Эремчек Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының балалар өчен продукция әзерләү цехында балалар туклануы өчен билгеләнгән сертификацияле  сөттән, Татарстан Республикасы өчен уникаль булган  технология буенча  - эремчек төерләрен  ультрафильтрацияләү ысулы  белән   җитештерелә.   Мондый эшкәртү барышында анда барлык файдалы матдәләр: аксымнар, майлар, минераль матдәләр һәм витаминнар саклана.

        Продукт сертификацияләнгән һәм Россия кулланучылар  күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча органнарының аккредитацияләнгән лабораторияләрендә  барлык сынауларны  үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International