Гомуми белем бирү өлкәсендә укыту-методик һәм фәнни басмаларны сертификацияләү органы тарафыннан Төбәкара инновацион технологияләр үзәге белән берлектә 2022 елның 1 февраленнән 31 октябренә кадәр иң яхшы дәреслеккә, уку әсбабына һәм монографиягә IX Бөтенроссия инновацион иҗтимагый конкурсы үткәрелде. Конкурста аерым галимнәр, педагоглар, авторлар коллективлары, шулай ук алар белән эшләүче нәшриятлар да катнаша алды.
Конкурста катнашу өчен 2018-2022 елларда монографияләр, дәреслекләр яки уку әсбаплары рәвешендә рус телендә бастырып чыгарылган эшләрнең электрон версияләре кабул ителде. Шулай ук Үзәк сайтында интернет-тавыш бирү үткәрелде.
Бөтенроссия конкурсының Эксперт комиссиясе тарафыннан конкурска йомгаклар ясалды һәм һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. «Югары уку йортлары һәм югары уку йортыннан соңгы белем бирү өчен иң яхшы дәреслек (укыту пособиесе)» номинациясендә Татарстан галимнәренең һәм мелиораторларының «Татарстан Республикасында мелиоратив игенчелекнең инновацион үсешен фәнни тәэмин итү» эше җиңүче булды. Авторлары: Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фаик Нәби улы Сафиуллин һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Мансур улы Хисмәтуллин.
«Иң яхшы фәнни монография» номинациясендә җиңүче булып "Урта Идел буенда известьланган кара җирләрнең ресурс потенциалы" китабы танылды. Авторы: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге ФДБУ директоры Локманов Әнәс Әхтәм улы.
Әлеге эшләр шулай ук Бөтенроссия конкурсында «Иҗтимагый танылу» номинациясендә дә җиңүче дип танылды.
Татарстан Республикасында төрле юнәлешләрдә мелиорацияне комплекслы үстерү буенча планлы эш алып барыла: сугару һәм киптерү системалары төзелә, җирләрне техник-культуралаштыру, агро-урманомелиорацияләү, әче туфраклы җирләрне мониторинглау һәм известьлау буенча чаралар үткәрелә. Шулай ук сугару системалары, Татарстанда җитештерелгән заманча югары нәтиҗәле киң колачлы машиналар урнаштырып, техник яктан өстәмә җиһазландырыла.
Тармакны үстерү һәм аны фәнни тәэмин итү программа нигезендә алып барыла. Максатчан программаларны гамәлгә ашыру барышында, Казан аграр университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә, Татарстан мелиоратор һәм агрохимик галимнәренең фәнни эшләнмәләре кулланыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика һәм федераль максатчан программалар кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең чыгымнарын 50%тан 70%ка кадәр субсидияли. Максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен гамәлгә кертү республика халкын үзебездә сугарулы җирләрдә җитештерелгән яшелчәләр һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итәргә, шулай ук республиканың эре инвесторларының һәм хуҗалыкларының терлекчелеккә булган ихтыяҗларын, һава торышы-климат шартларына карамастан, сугарулы җирләрдән азык базасы белән тәэмин итәргә, ә туфракны агрохимик культуралаштыру, минераль ашламалар куллану күп авыл хуҗалыгы культураларының уңышын шактый күләмдә арттырырга мөмкинлек бирә, аларның нәтиҗәлелеген арттыра.
Республиканың мелиорация системасы һәм агрохимия хезмәте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан даими рәвештә илдә иң яхшыларның берсе дип таныла.