ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2022 ел
шимбә

29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы»   акциясенә кушылды. Ул 2018 елдан башлап Яңа ел алдыннан үткәрелә. Яңа ел хыяллары проект критерийларына туры килә торган  барлык теләүчеләрдән – каты авырулы балалардан һәм өлкәннәрдән, ятим балалардан, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге балалардан  – махсус сайтта җыела.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексының  актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында бу  елда  соңгы  киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасарлары, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре катнашты.  Киңәшмә барышында киләсе елда агросәнәгать комплексы предприятиеләрен финанслау, 2023 ел уңышы өчен минераль ашламалар һәм орлыклар белән тәэмин итү, терлекчелек мәсьәләләре һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы   буенча фикер алыштылар.


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының Ветераннар советы  агымдагы  елга  йомгаклар  ясау киңәшмәсен уздырды.  Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, муниципаль районнардагы Ветераннар советы әгъзалары катнашты.

Бу шимбәдә республикада соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу елның  19 мартыннан  23 апреленә  кадәр һәм 10 сентябреннән 24 декабренә  кадәр Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, Зеленодольск  муниципаль районында һәм  Чаллы шәһәрендә 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә өч мәйданчыкта һәм республиканың 26 муниципаль районында 22 ярминкә көне үткәрелде.


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры Марат Гыйльфанов, «Татнефть» ГАҖенең ярдәмче җитештерү бүлеге башлыгы урынбасары, ат спорты буенча куратор Гияз Идиятуллин, һәм федерация әгъзалары катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Идел буенда җирләрне мелиорацияләү буенча федераль учреждениеләр системасы  үзгәртелә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесен үзгәртеп кору турында” 2022 елның 19 декабрендәге 593 номерлы боерыгы белән Киров өлкәсендә, Марий Эл Республикасында һәм Удмуртия Республикасында урнашкан җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы сулары белән тәэмин итү  буенча өч идарәне «Татмелиоводхоз»га кушу процедурасы башланды. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының гаилә фермерлар  династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.

2022 ел дәвамында «Август-Агро» идарәчел компаниясе Татарстан  Республикасы территориясендә үз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарына җаваплы затлар өчен ягулык дәрәҗәсен күрсәтә торган    автоматлаштырылган сигналлы датчиклар урнраштырды. Цифрлы яңалыкның төп файдасы йөк автомобильләрендә ягулык-майлау материаллары тоту нормаларын киметүдән гыйбарәт: мәсәлән, 2021 елда КамАЗда «Август-Агро» агрофирмаларының уртача ягулык чыгымы 100 км-га   52,7 литр тәшкил иткән, ә 2022 елда – 49,3 литр, ягъни 6,5% ка кимрәк. «Август» компаниясенең Татарстан авыл хуҗалыгы бизнесы масштабларында (190 меңнән артык. га чәчүлекләр) шактый акчалары  янга  калган. Ягулык датчиклары эш өчен кирәкле ягулык күләмен максималь төгәллек белән алдан билгеләргә һәм аның артык  тотылуын   булдырмаска   ярдәм итә.

Россельхозбанк «Россия агролидерлары» студентлар проектлары конкурсына йомгак ясады. Анда бөтен илдән махсуслаштырылган аграр югары уку йортларыннан һәм көллиятләреннән 2500дән артык студент катнашты, алар авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен инновацион чишелешләр тәкъдим иттеләр. Иң яхшы 50 проект  авторлары агросекторның «алтын» кадрлар резервына керәчәк, ә 10 җиңүче АПКның иң эре компанияләрендә стажировкага чакыру алачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International