Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының 2022 ел эшчәнлегенә анализ

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында 9 гыйнварда узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагында 2022 ел эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен игълан итте.
Барлык категория хуҗалыкларны исәпкә алып, тулаем продукция күләме беренче тапкыр 300 млрд сумнан артып китте. Чагыштырма үсеш якынча 18% тәшкил итте, ә план  күрсәткече 1,9% иде.
Тармак буенча табыш, дәүләт ярдәмен исәпкә алып, 17,8 млрд.сум күләмендә көтелә, табышлы хуҗалыклар өлеше алты процентка артачак һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының гомуми саныннан 95% тәшкил итәчәк.
Предприятиеләрнең 28 проценты дәүләт ярдәменнән башка зыянга эшли.
Марат Азат улы сатылган ашлыкка җитештерүчеләрнең чыгымнарын субсидияләүгә аерым игътибар бирде.  Гомумән алганда, бу ярдәмгә 1,3 млрд сум җибәрелгән иде, бу 1 млн тоннага якын ашлыкны субсидияләргә мөмкинлек бирде.
Моннан тыш, Министрлык тарафыннан республика товар җитештерүчеләрен сатып алу интервенцияләрендә катнашуга  җәлеп итү буенча эш алып барылды.
 Гомумән,  2022 елда агросәнәгать комплексын үстерүгә 18,3 млрд сум бүлеп бирелгән иде.
Агымдагы елда Дәүләт программасы нигезендә күрсәткечләрне 1,9%ка арттырырга  кирәк, үсемлекчелек тармагы буенча - 2,3%ка, терлекчелек буенча - 1,5%ка. 
Аннары Марат Азат улы төп юнәлешләр буенча ирешелгән уңышлар һәм алдагы бурычлар турында сөйләде.  
Тулырак мәгълүмат   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы  статьяда  бирелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International