Россельхозбанк 2022 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына 23 млрд сумга якын акча бирде, бу узган ел белән чагыштырганда 2 млрд сумга күбрәк. Шуның 19 млрд сумнан артыгын клиентлар сезонлы эшләрне финанслауга юнәлттеләр.
Ташламалы кредитлау кысаларында Россельхозбанкның Татарстан филиалы 21,4 млрд сум бирде, бу узган ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. Шуның 2,4 млрд сумы кече хуҗалыкларга бирелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2022 елның 1 декабренә булган белешмәләр буенча, Россельхозбанк кыска сроклы ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә алдынгы позициядә тора. Филиалның төбәк базарындагы өлеше 45% тәшкил итә, шул исәптән кече хуҗалыкларга кредитлар бирү буенча – 57%.
“Аграрийларга ярдәм итүне без һәрвакыт өстен куябыз. 2022 елда банк 5%ка кадәр ставка белән сезонлы эшләргә ташламалы кредитлар бирүне дәвам итте, нәтиҗәдә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм фермерлар сезонлы кыр эшләрен вакытында башкарып чыга алдылар”, – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
Нигездә, аграрийлар акчаларны ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар, запчастьләр, терлек азыгы сатып алуга юнәлттеләр.