Министрлыкта игенчелектә туфракны яклауның агроландшафт системасы проектын презентацияләделәр

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Министрлыкта игенчелектә туфракны  яклауның  агроландшафт системасы    проектын гамәлгә кертү  буенча эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Агропроект» ҖЧҖ җитәкчесе Илдус Габдрахманов, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Проектны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен   күп өстенлекләр бирәчәк. Ул авыл хуҗалыгы предприятиесенең экологик-географик һәм агроклимат шартларына анализ ясарга, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең торышын һәм аны  үстерүнең перспективасын,  сугару системаларын үстерү перспективаларын билгеләргә, туфракның   агроэкологик  төркемен ачыкларга  мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, проект туфракны эрозиядән яклау чараларын, чәчүлек мәйданнарының структурасын һәм чәчү әйләнеше, туфрак  эшкәртү, орлыкчылык системасын, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру чараларын   үз эченә ала.
 Бүгенге көндә республикада “Тимирязев ис.” ҖЧҖ, “Сәйдәшев ис.”  АХҖК  ҖЧҖ, “Ярыш” ҖЧҖ, “Венета” ҖЧҖ, “Кукмара агрохимсервис” ҖЧҖ, “Ленин ис.” нәсел заводы АХҖК,   “Бөреле”  ҖЧҖ, “Таң” АХҖК,  “Туйма”  ҖЧҖ, А.И. Сөләйманов ГКФХ хуҗалыкларында 10 проект эшләнде инде һәм алар агымдагы  елда гамәлгә кертелә башлый.  Тагын 5 проект эшләнү стадиясендә.
Проектларда цифрлаштыруга аерым игътибар бирелә. Процессларны автоматлаштыру инструментлары  берничә этапка кертеләчәк. Киңәшмә барышында программа продуктларын җитештерүче компанияләр вәкилләре үз программаларын планлаштыру, оператив исәпкә  алу һәм контроль өлешендәге мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Игенчелекнең агроландшафт системасы – ул авыл хуҗалыгы җирләреннән  уңышлы һәм нәтиҗәле файдалануга  юнәлдерелгән агротехник, мелиоратив һәм оештыру-икътисадый чаралар комплексы һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм  авыл хуҗалыгы культураларыннан максималь дәрәҗәдә  тотрыклы уңыш  алу өчен хезмәт итә.
Министрлык тарафыннан проектларга  ярдәм итү буенча  комиссия төзелде һәм хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары эшләнде: 
аерым алганда, хуҗалыкларга игенчелекнең агроландшафт системалары проектларын эшләүгә  чыгымнарның 80%ы кайтарыла;
кырларны  яклау  өчен  урман үсентеләре утыртуга агымдагы елдан  чыгымнарның 95 %ын  финанслау карала;
статья кысаларында минераль ашламаларга агымдагы елдан югарырак -  өстәмә 450 сум/га ставка карала. 
Әлеге ярдәмне алу өчен Министрлык, 5 ел дәвамында башкарыла торган 12 максатчан индикатор билгеләп, проектларны гамәлгә ашыру буенча килешүләр төзиячәк.
Үзләрендә шундый проектны гамәлгә кертү  теләге  булган  хуҗалыкларга 1 февральгә кадәр программа продукты белән тәэмин итүчене билгеләргә тәкъдим ителде. Алга таба, чәчү эшләре башланганчы (30 мартка кадәр), технологик карталар эшләргә кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International