Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2022 елгы эшенә йомгаклар ясадылар

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2022 елгы эшенә  йомгаклар  ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды. 
Чарада муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагының 2022 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү, хуҗалыклар эшенә анализга басым ясады.
 “Бүген республика буенча 3,5 мең баштан  артык савым  сыеры исәпләнә, алга  таба   бу күрсәткечне без арттырырга тиеш. Савым сыерларының  баш санын арттыру һәм аны тотрыклыландыру буенча системалы эш булмаса, без бу өстенлекне югалтачакбыз”, - диде Ленар Гарипов.
Терлекләрне ашату  һәм карау шартларын яхшырту  нәтиҗәсендә 2022 елда республика авыл хуҗалыгы оешмаларында  1,5 млн.тоннадан артык сөт җитештерелде, мөгезле эре терлекләр саны 638 мең башка җитте,  шул исәптән савым сыерлары – 227,9 мең баш, дуңгызлар – 439,6 мең баш, атлар – 18,4 мең баш, сарыклар – 49 мең баш, кәҗәләр – 44 мең баш мең баш, кош-корт  – 15 млн. баш.  
 Киңәшмә барышында эре мөгезле терлекләрне арттыру буенча лидер-районнарның  исемнәре  аталды. Алар - Кукмара, Мамадыш, Балтач районнары. Түбән Кама, Саба һәм Азнакай районнары да уңай динамика күрсәтә. Чүпрәле, Чистай, Әлки, Буа һәм Зеленодольск  районнарда   үсеш 2021 ел белән чагыштырганда тискәре  динамикада.  
Сөт җитештерү буенча алдынгылар  арасында Кукмара, Саба, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Мөслим һәм Әгерҗе районнары. Кайбыч, Чистай, Зәй, Лаеш, Кама Тамагы районнарының сөт җитештерү буенча күрсәткечләре  2021 ел белән чагыштырганда кимегән. 
«2022 елда 259 мең баш  бозау туган, бу узган елга  карата   98% тәшкил итә. Үрчем 4300 башка азрак алынган. Әмма, 2022 елда хуҗалыкларда сыерларны һәм таналарны орлыкландыру 3%ка артыграк башкарылуын исәпкә алып, агымдагы елда бозаулар үрчетүдә  уңай динамика көтелә», – дип билгеләп үтте нәсел эше һәм терлекләрне үрчетү бүлеге башлыгы  Гелүс  Баязитов. 
Ул шулай ук 2022 елда субсидия рәвешендә дәүләт ярдәме алган барлык хуҗалыкларның да нәтиҗәлелек күрсәткечләренең үтәлеше турында хисаплар тапшырырга тиешлегенә басым ясады. Әлеге эшне 1 февральгә кадәр төгәлләргә кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International