Авыл хуҗалыгы техникасының торышына һәм ягулык керүгә анализ

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Авыл хуҗалыгында актуаль темаларны тикшерүне дәвам итәбез. Бүген авыл  хуҗалыгы  техниканың торышы һәм ягулык керү өлешендәге статистиканы карыйбыз.
2022 елда Татарстан Республикасында түбәндәге  санда  техника бар  иде:
13 324 трактор, 
4 218 йөк машинасы, 
3 402 ашлык җыю комбайны, 
781 азык җыю комбайны, 
5 587 чәчкеч, 
3 320 сабан, 
4 921 культиватор, 
129 катнаш азык җитештерү цехы, 
38  азыкның  тәм сыйфатын  яхшырту  цехлары (цехи по дрожжеванию и осолаживанию), 
48 азык цехы. 

Дизель ягулыгы   132472 тонна кергән (2021 елга карата 97%), бензин - 11352 тонна (2021 елга карата 100,3%)
Республикада авыл  хуҗалыгы оешмаларының 100 га чәчүлек  мәйданына   энергия белән тәэмин ителеше буенча лидер-районнар түбәндәгеләр:  

Саба районы (ТР буенча уртача күрсәткечтән  41%ка югары), 
Балтач (ТР буенча уртача күрсәткечтән  27%ка югары), 
Түбән Кама (ТР буенча уртача күрсәткечтән  26%ка югары), 
Кукмара (ТР буенча уртача күрсәткечтән  19%ка югары), 
Алабуга (ТР буенча уртача күрсәткечтән  17%ка югары).
  
Энергия белән тәэмин ителеш  аеруча түбән  булган  районнар түбәндәгеләр: 

Кама Тамагы (ТР буенча уртача күрсәткечтән 37%ка түбәнрәк), 
Әгерҗе (ТР буенча уртача күрсәткечтән 23% ка түбәнрәк), 
Лениногорск (ТР буенча уртача күрсәткечтән 22%ка түбәнрәк), 
Баулы (ТР буенча уртача күрсәткечтән 21%ка түбәнрәк) 
Биектау (ТР буенча уртача күрсәткечтән 20%ка түбәнрәк).

Татарстан Республикасы районнарында техника һәм ягулык белән тәэмин ителеш турында тулырак мәгълүмат Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы язмада  бирелгән.    
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International