Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты Азат Хамаев рәислегендә “2022 елда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын үтәү йомгаклары һәм 2023 елның I кварталына планнар турында»гы мәсьәлә буенча утырыш уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул 2022 елда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасының үтәлеше һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
Узган ел дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга 18,3 млрд. сум финанслау каралган, шул исәптән федераль бюджеттан – 7,1 млрд.сум. Агымдагы елга федераль акчалар күләме 4,4 млрд. сум тәшкил итә.
“Узган ел 5 млн.тоннадан артык ашлык җыеп алдык. Агымдагы елга шундый ук бурычлар куябыз. 2023 ел уңышы өчен 472 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелде, бөртекле һәм кузаклы культуралар белән тәэмин ителеш - 125%, 2,0 млн.га мәйданда җирләргә төп эшкәртү уздырылды”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
АПКның техник базасын яңартуга килгәндә, ремонтлау эшләренә 5,2 млрд сум акча кирәк булачак, бүгенге көндә предприятиеләр 1,9 млрд сумлык запас частьләр сатып алдылар инде.
“Татарстан тарихында беренче тапкыр без барлык категория хуҗалыклар буенча 2 млн тонна сөт җитештерүгә ирештек. 520 мең тонна терлек һәм кош-корт ите сатылды, йомырка җитештерү динамикасы 101%, бу узган ел белән чагыштырганда 15 млн данәгә күбрәк, 19 мең башка исәпләнгән 22 сөт комплексы файдалануга тапшырылды, 18 районда 38 азык үзәге эшли, алар 139 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтә. 22 мең башка исәпләнгән 24 күчмә объект һәм 2,0 мең башка исәпләнгән 5 яңа проект төзү планлаштырыла”, - дип ассызыклады министр.
Республикада кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә. 2022 елда бу юнәлештә ярдәмгә тулаем 2,2 млрд сум акча җибәрелгән. Иң зур грант ярдәме фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына бирелә. 49 кооператив ике юнәлеш буенча 342 млн сумлык ярдәм алган.
Шулай ук инвестпроектларны тормышка ашыруга да игътибар бирелә. Узган ел республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында финанслау күләме 399 млн сум булган. 2022 елда төзелеш-монтаж эшләренә чыгымнарның гомуми күләме 861,5 млн сум булган, чыгымнар өлешен каплауга 215,6 млн сум бүлеп бирелгән.
Киңәшмә барышында Комитет әгъзалары һәм чакырылган кунаклар Татарстан Республикасы умартачылыгын үстерүгә, терлекчелек калдыкларын утильләштерүгә, органик продукция җитештерүне үстерүгә кагылышлы сораулар бирделәр.
Марат Әхмәтов Министрлык эшен һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә аграрийларның керткән өлешен югары бәяләде һәм агымдагы елда да югары күрсәткечләргә ирешүләрен теләде.